Iii татар яшьләре форумы материаллары материалы III форума татарской молодежи

III ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ МАТЕРИАЛЛАРЫ

МАТЕРИАЛЫ III ФОРУМА ТАТАРСКОЙ МОЛОДЕЖИ

Казан – 2008

Казань – 2008

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең

IIIБөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларны

СӘЛАМЛӘВЕ

Кадерле дуслар!

Яшьләрнең дәрәҗәле форумында катнашучыларны һәм аның кунакларын меңъеллык кунакчыл Казан шәһәрендә чын йөрәктән сәламлим.

Менә өченче тапкыр инде республикабыз башкаласы татар яшьләренең иң күркәм вәкилләре җыела торган мәйданга әверелә. Бүген яшь милләттәшләребезнең кайнар йөрәкләре рухи ватаннарына, традицион мәдәни, тарихи һәм әхлакый тамырларына омтыла. Үзегезнең талантыгыз, күңелләрегездәге ихлас патриотик мәхәббәт, киләчәккә ашкыну хисе аша татар халкының милли яңарышына сизелерлек өлеш кертәчәгегезгә шигем юк.

Татарстан - Россия Федерациясенең тиз үсүче һәм киләчәккә зур өмет һәм ышаныч белән яшәүче төбәкләренең берсе. Республикада сәнәгать югары темпларда үсә, перспективалы социаль һәм мәгариф программалары гамәлгә ашырыла, заманча инфраструктура булдырыла. Болар барысы да республикабызны яшәү, белем алу һәм эшләү өчен уңайлы итә.

Бөтендөнья җәйге универсиадасын 2013 нче елда Казанда уздыру турындагы карар - уңышларыбызның танылуына иң саллы дәлилләрнең берсе булып тора. Әлеге биниһая зур спорт бәйрәме республикабызның барлык гүзәллеген, мәһабәтлеген күрсәтү, үзенчәлекле татар мәдәнияте казанышлары белән җиһанны таныштыру өчен гаять зур мөмкинлекләр ача. Универсиада Татарстаныбызда спортның, студентлар фәненең һәм югары белем бирүнең тагын да алга китүенә мөмкинлекләр бирә. Милли чикләрне үтеп, ул Россия, бөтен Җир шары өчен олы тантанага әвереләчәк. Бу сезнең бәйрәмегез, дуслар!

Универсиаданың иң югары дәрәҗәдә узачагына һәм татар яшьләренең анда эшлекле активлык күрсәтүенә ышанам. Сез һәрберегез игелекле ният илчесенә әверелеп, Казанда узачак универсиада турындагы хәбәрне дөньяның төрле почмакларына җиткерерсез, дип уйлыйм.

Форум барышында татар яшьләренең күптөрле үсеш юнәлешләренә кагылышлы мөһим карарлар кабул итәрсез, Казан һәм бер-берегез белән якыннанрак танышырсыз, дип өметләнәм. Сезгә нәтиҗәле эш, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНЕҢ III БӨТЕНДӨНЬЯ ФОРУМЫ

ПРОГРАММАСЫ

26-30 АВГУСТ 2008 ел

Казан, Татарстан Республикасы

26 август 2008 ел.

«Тел–иманның ачкычы.”

Туган тел һәм милли мәдәният көне:

Делегатларның килүе, аларны теркәү (тору урыннарында)

17.00–18.00

Кичке аш

18.00–22.00

«Мин татарча сөйләшәм!” акциясен тәкъдим итү

Мастер-класс

“Татар телен өйрәнүдә һәм яшьләрне милли мәдәнияткә тартуда яңа технологияләр” темасына бәхәс (КДУның мәдәни-спорт комплексы “Уникс”, Кремль урамы, 1)

22.00–22.30

Тору урыннарына кайту

27 август 2008 ел.

Рәсми өлеш: пленар утырыш, секцияләрдә эш, дискуссияләрдә катнашу

08.00–08.30

Иртәнге аш

10.00-12.30

Татар яшьләренең III Бөтендөнья Форумын ачу.Пленар утырыш. (“Ак барс” яшьләр үзәге, Декабристлар урамы, 1)

13.00–14.00

Төшке аш

14.30-17.30

Секцияләр:

  • ГЛОбАЛИЗАЦИЯ ШАРТЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕН САКЛАУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ («Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин урамы, 86)

  • Заманча массакүләм мәдәният һәм МИЛЛИ Үзенчәлекләрне саклап калу мәсьәләләре («Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин урамы, 86)

- ШӘХЕС ФОРМАЛАШТЫРУДА ДИНИ КЫЙММӘТЛӘРНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ (Россия ислам университетының утырышлар залы,Газовая урамы, 19)

- ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНДӘ МИЛЛИ ҮЗАҢ ФОРМАЛАШТЫРУДА МАССАКҮЛӘМ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ ҺӘМ ИНФОРМАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ РОЛЕ

(«Татмедиа» Конференц-зал агентлыгыныңконференцияләр залы,Академия урамы, 2)

- ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНЕҢ ИЛНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ТОРМЫШЫНДА КАТНАШЫ (ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы утырышлар залы, Петербург урамы, 2)

- ТАТАР ГАИЛӘСЕН ТӨЗҮ ҺӘМ АНЫ БҮГЕНГЕ ТОРМЫШКА АДАПТАЦИЯЛӘҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ (БТК Башкарма комитеты утырышлар залы, К.Маркс урамы, 38/5)

18.30–19.30

Кичке аш

20.00-22.00

“Татар яшьләренең шәһәр субкультурасын формалаштыру актуальлеге һәм перспективалары” темасына дискуссия (“Ак барс” яшьләр үзәге, Декабристлар урамы, 1)

22.00–22.30

Тору урыннарына кайту

28 август 2008 ел.

Спорт көне: «2013 елда булачак Универсиаданы каршылап»

07.00–08.00

Иртәнге аш

08.30-09.00

Форумда катнашучыларны теркәү (“Ак барс” яшьләр үзәге, Декабристлар урамы, 1)

09.00-10.00

Секцияләр эшенә нәтиҗә ясау. БТЯФның җитәкче органнарын сайлау. Форум документларын кабул итү (“Ак барс” яшьләр үзәге, Декабристлар урамы, 1)

10.00-12.00

Күренекле татар спортчылары белән очрашу (“Ак барс” яшьләр үзәге, Декабристлар урамы, 1)

12.30-13.30

Төшке аш

13.30 – 17.00

Экскурсияләр:

– Казан кирмәне, шәһәрнең тарихи урыннарына;

– Казанның спорт объектларына, 2013 елда булачак Универсиадага әзерлек барышы белән танышу;

17.00-18.00

Кичке аш

18.30–21.00

Яшьләр өчен “Безнең җырлар” музыкаль программасы. (Чирәм хоккее үзәге, Оренбургский тракты, 5)

21.00

Тору урыннарына кайту

29 август 2008 ел.

Милли тарихыбыз белән танышу: «Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк»

07.00-07.30

Иртәнге аш

08.00–18.00

Болгар музей-тыюлыгына бару, яшьләр Сабантуенда катнашу (Татарстан Республикасы Спас районы)

18.30-19.30

Кичке аш

20.00-22.30

Форумны ябу. Форум делегатлары катнашында гала-концерт. (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстан урамы, 1)

22.30-23.00

Тору урыннарына кайту

30 август 2008 ел.

Республика көне (бәйрәм чараларында катнашу)

08.00-09.00

Иртәнге аш

10.00-22.00

Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашу

18.00-19.00

Кичке аш

31 август 2008 ел.

08.00-09.00

Иртәнге аш

Делегатларның һәм Форум кунакларының китүе

III БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫНЫҢ ПЛЕНАР УТЫРЫШЫ

27 август 2008 ел "Ак Барс" Яшьләр үзәге

10.00 сәгать, чәршәмбе Декабристлар ур.1

Татар яшьләре форумы Бюросы рәисе И. СӘЕТОВ.

Хөрмәтле делегатлар, мөхтәрәм кунаклар! Менә шундый җылы һәм кояшлы җәйге көндә без меңъеллык тарихы булган изге Ватаныбыз - Казанга Бөтендөнья татар яшьләренең чираттагы өченче форумына җыелдык. Моннан ике елы элек булып узган форумнан соң, дөньяга сибелеп яшәүче татар яшьләре үзара бәйләнешләрне ныгытты, илебезнең төрле төбәкләрендә яңа оешмалар барлыкка килде. Сүз дә юк, узган Форумнар Татарстан Республикасының абруен дөньяга танытырга, яшьләр арасында татар халкының мәдәниятен үстерергә, кан-кардәшләребезгә берләшергә ярдәм итте. Алдагы форумнан соң Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә дистәдән артык яңа татар яшьләре оешмалары барлыкка килде. Форумның махсус сайты эшли башлады.

Бүген бу залга илебездән генә түгел, ә ерак чит илләрдән дә килгән делегатлар утыра. Алар арасында бик күп санлы мөселман оемасы вәкилләре дә бар. Безнең бөтенебезне дә татар халкының киләчәген кайгырту, яшьләребезне бергә җыйнау, милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү теләге берләштерә. Әлбәттә, мондый эшчәнлек әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия.

Бөтендөнья татар яшьләренең бүгенге форумына милләтебезнең егет-кызларының иң лаеклы вәкилләре - студентлар, фән белгечләре, эшмәкәрләр, дин эшлеклеләре, укытучылар, укучылар һәм башка һөнәр ияләре җыелган. 500 делегатның 250се Россия Федерациясе регионнарыннан, 150 делегат ерак һәм якын чит илләрдән, 100 делегат Татарстан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән сайланды. Бүгенге утырышта 460 тан артык делегат катнаша. Форумны ачып җибәрү өчен кворум бар. Аның эшен башларга дигән тәкъдим бар. Мандатларны күтәреп тавыш бирәбез. Рәхмәт. Алда куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар теләп, форумны ачык дип белдерәм.

ГИМН ЯҢГЫРЫЙ

АЛЫП БАРУЧЫ.

Форумны оештыру комитетының соңгы утырышында аның программасына һәм эшче органнарына кагылышлы мәсьәләләр каралган иде. Анда шулай ук форумның көн тәртибе дә билгеләнде.

Форумның президиумын 10 кешедән сайларга дигән тәкъдим бар. Килешәбезме? Каршылар юкмы? Юк. Тавыш бирәбез. Рәхмәт!

Президиум исемлеге проектын сезнең игътибарга җиткерер өчен сүзне Чувашстан Республикасыннан сайланган делегат Динә Гыйбатдиновага бирәм.

  1. 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры (2)

    Документ
    Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар Кандидаты, выдвинутые на соискание Государственной премии Республики Татарстан в области науки и техники
  2. 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры (6)

    Документ
    7148. Бәдретдинов Х. “Партизаннар” эзеннән сәяхәтчеләр атлый : [Р. Фәхретдинне искә алып] / Х. Бәдретдинов Мәгърифәт. – 2010. – 2 июль (№ 26). – 2 б.
  3. Формирование этнической и культурной идентичности татар в ХХ веке

    Автореферат диссертации
    Защита состоится «23» ноября 2007 г. в часов на заседании диссертационного совета Д022.002.01 по защите диссертаций на соискание ученой степени доктора наук при Институте истории имени Ш.
  4. 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры (4)

    Документ
    Бәдигый Х. "Иолдыз"ны балкыткан галимә : [Ф. Гаффарованың Ә. Максуди эшч-ген яктырткан "Иолдыз" кабызган Максуди" исем. кит. тур.
  5. Н. В. Кузнецова // Вестн. Кту. 2008. № С. 121 126. Библиогр.: 10 назв

    Документ
    8870. Шәрипова В. Мине гел билгесезлек чакырды : [ТР ФА тышкы бүл. төп белгеч, аспирантура тармагын җит. В. Шәрипова б-н әңгәмә / яз. ал. Р. Минһаҗ] Ватаным Татарстан.
  6. 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры (5)

    Документ
    Мазһаров Ә. Кушу, кыскарту көтеләме? : [Татарстандагы Ф.-т. ин-т-ларын инвентарьлаштыру тур. ТФА президенты сөйли] / Ә. МазҺаров; яз. ал. Р. МинҺаҗ Ватаным Татарстан.
  7. 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры (1)

    Документ
    3455. Әюпов М. Һөнәрлене эш куркытмый : [Бөтенроссия уйлап табучылар һ. камилләштерүчеләр көне уңаеннан Татарстан Уйлап табучылар һ. камилләштерүчеләр җәмг.
  8. 00 Фән һәм мәдәниятнең гомуми мәсьәләләре Общие вопросы науки и культуры (7)

    Документ
    3457. Кашапова С. Галимнең сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр : [күпкырлы галим Р. Фәхретдиннең мемориаль музее оешуга 15 ел] / С. Кашапова Мәд. җомга.
  9. Образовательные программы муниципального общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа №15 с углубленным изучением отдельных предметов» (2)

    Программа
    Т.Баранова М.Т.Баранов «Русский язык»,5 4часа М.Т.Баранов «Русский язык», 7 3часа М.Т.Баранов «Русский язык»,7 8 3часа Программа под редакцией С.

Другие похожие документы..