Докладны ул вакыттагы хакимият башлыгы урынбасары Гарифҗан Мөхәммәтшин хәзерләде

Тормыш яме белән сугарылган сүрелмәс иҗат

75 яшьлек юбилеена карата язылды һәм “Татарстанның 100 үрнәк гаиләсе” китабында 2007 елда басылып чыкты.

Зыятдинов Бакый Шаһимулла улы, ТР, Балтач районы Таузар авылында 1930 елның 19 гыйнваренда туган. Карадуганда “Себер юлы тарихы” музее директоры булып эшли.

Зыятдинова Мәдинә Гафур кызы, ТР, Балтач районы Кенәбаш авылында 1931 елның 22 апрелендә туган, укытучы булып пенсиягә чыккан. Йортта хуҗабикә.

Өйләнешү вакыты: 1955 елның 20 августында. 2005 елда алтын туйлары көтелә.

Олы кызлары Нурия, 1962 елда туган, югары белемле врач, ире Наил белән ике кыз үстерәләр, Казанда яшиләр.

Икенче кызлары Чулпан. 1965 елда туган, югары белемле укытучы, ире Марсель белән ике ул үстерәләр, Казанда яшиләр.

Уллары Булат, 1969 елда туган, югары белемле агроном, күмәк хуҗалык рәисе булып эшли, хатыны Фирая белән өч ул үстерәләр. Карадуганда төп йортта әти-әни белән бер хуҗалык алып барып яшиләр.

ТР, Балтач районы, Карадуган авылы. Тел 8(268)3-21-01, өй. 8(268)3-21-09, эш урыны.

Кешеләрне белү өчен “алар белән бергә кимендә бер пот тоз ашарга кирәк”, диләр. Дөресен әйтәм, минем әле алар белән шуның кадәр “тоз ашаганым” юк. Шулай да кырык елга якын аралашу, бергәләп һәм бер юнәлештә эш алып барганлыктан, мин аларны һәм аларның гаиләсен шактый беләм дип әйтә алам.

Бакый абый Зыятдинов белән беренче тапкыр танышуым 1967 елда булды. Минем мәктәп директоры булып эшли башлаган еллар иде. Ниндидер сәбәп белән ул безнең мәктәпкә килде. Аннары мин алар мәктәбенә бардым. Ул вакытта аның мәктәп директоры булып эшләү тәҗрибәсе шактый зур иде. Аңарчы да укытучы һәм мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләгән. Мин килгәч, Бакый абый мине Карадуган мәктәбенең барлык төр эшчәнлеге белән, фән кабинетлары, укытучыларның иҗат лабораторияләре белән таныштырды. Ул вакытта Карадуганда сигезьеллык мәктәп кенә. Ул да борынгы бай йорты бинасына (хәзер анда “Себер тракты тарихы” музее) урнашкан. Шулай булуга карамастан, фән кабинетлары бик яхшы итеп җиһазландырылган. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, биредә укыту-тәрбия эшендә кулланыла торган техник чаралар бүлмәсе дә бар иде. Мин аның белән кызыксынып таныштым. Биредә, дәресләрдә кулланыла торган техник чаралар, киноаппарат, магнитофоннар, диапроекторлар һәм башка шуның кебек әсбаплар тупланган. Бүлмә мәктәпнең лаборанты Васил абый Ибраһимов карамагында. Ул саклаучы һәм төзек булмаган җиһазны ремонтлап тәртипкә салып торучы гына түгел, ә мәктәпнең барлык укытучыларына шушы техник чаралар белән файдаланучы буларак ярдәм итүче дә иде. “Безнең максат, техник чараларны дәресләрдә куллану гына түгел, ә аларны нәтиҗәле һәм рациональ куллану” дип төшендерде миңа Бакый абый.

Миңа, яшь мәктәп директорына, биредә тәҗрибә алырдай мисаллар җитәрлек иде. Гадәттә без район мәгариф бүлеге оештырган махсус семинарларда да моның кадәр файдалы мәгълүмат ала алмыйбыздыр мәган. Андый чаралар күргәзмә яки спектакль формасында, алдан хәзерләнеп үткәрелә. Ә биредә исә мәктәп эшчәнлегенең чын реаль тормышы белән таныштым мин. һәм мондый “мәгълүмати семинар” мәгариф бүлеге оештырган эш түгел, ә үзара аралашу җимеше булып торды.

Бакый Шаһимулла улы Зыятдинов Балтач районының танылган кешесе. Таузар авылында крестьян гаиләсендә туган. Балалык һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы иң авыр елларга туры килә. Урта мәктәпне, Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый һәм бөтен тормышын мәктәпкә, укыту-тәрбия эшенә багышлый.

Гади укытучы һәм район мәгариф бүлеге инспекторы баскычларын үтеп, ул мәктәп директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. 44 ел дәвамында мәктәптә физика-математика фәннәрен укыта. 35 ел дәвамында Карадуган мәктәбенең директоры булып эшли. Кабул иткәндә мәктәп сигезъеллык булып, иске бинага урнашкан булса, ул җитәкчелек итә башлагач, ике катлы зур типовой бина салдыра. Мәктәп “урта мәктәп” статусы ала. Мәктәпне хәзерге заман таләпләренә туры китереп җиһазлый һәм Карадуган мәктәбен районда гына түгел, республика күләмендә танылган тәҗрибә мәктәбенә әверелдерә. Директор буларак, ул оста җитәкче буларак, үтә тынгысыз һәм кемнең кем булуына карамастан бик тә таләпчән булуы белән беррәттән гадел, туры була белде. Үзенә Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы бирелә аның. Бер үк вакытта аның мәктәбе укытучылары да җиң сызганып эшли. Ул җитәкләгән чорда аның хезмәттәше Нәгыймә апа Сәгъдиева, шәкертләре Рәҗәп Йосыпов, Әнәс Ибраһимов та Татарстанның атказанган укытучысы һәм тагын ничә укытучы әйдәп баручы укытучы исеменә лаек булган икән бу мәктәп директоры Бакый Зыятдиновның күркәм хезмәт җимеше булып тора.

Эш дәверендә ул балаларның гына түгел, укытучыларның да, гомумән авыл халкының да иң дәрәҗәле, иң якын кешесенә әверелә. Аның үтә эзләнүчән, киң карашлы, зыялы, итәгатьле, олы җанлы булуы Карадуган халкына гына түгел, бөтен районга билгеле. Карадуган мәктәбенең хоккей командасы, Карадуган мәктәбе укытучыларының авылларга йөреп спектакльләр күрсәтү гастрольләре, бу мәктәп укучыларының Муса Җәлил эзләре буйлап бөтен СССР буйлап сәяхәт иткән “Кызыл ромашка” эзтабарлары экспедицияләре һәм башка бик күп төрле иҗади эшчәнлекләр турында шактый озын итеп язарга мөмкин булыр иде.

Бакый ага Зыятдиновның 55 ел дәвамында төрле юнәлештә алып барган җәмәгать эшчәнлеге турында аерым бер очерк язарга мөмкин.

Бакый аганың тормыш иптәше Мәдинә апаның да шул ук мәктәптә кулга кул тотынып, бер тәртәгә җигелеп, укыту тәрбия эшендәге кыенлыкларны бергә чишеп, бер кадакка сугып эшләве дә аерым әһәмияткә ия. Алар һәрвакытта да бер-берсенә гаилә арбасында гына түгел, мәктәптәге иҗади эш арбасында да бергә җигелеп тарттылар. Мәдинә апа Карадуган мәктәбенең генә түгел, гомумән, Балтач районындагы математика укытучылары арасында гел алдынгы рәттә булды. Ел саен башка мәктәп математиклары өчен ачык дәресләр бирде, алдынгы методик һәм тәрбия алымнарын пропагандалау буенча ел саен методик докладлар белән чыгыш ясады. Хәтта лаеклы ялга чыкканнан соң да шактый еллар дәвамында мәктәп укучыларына әхлак дәресләрен һәм дин нигезләрен укытты, балаларны югары әхлак кагыйдәләренә өйрәтте.

Мәдинә апа һәм Бакый ага гаиәләдә дә дини гореф-гадәтләре хөрмәт итеп, дини кануннарга таянып яшиләр. Балалрны һәм оныкларны дин кануннары нигезендә, әхлаклы итеп тәрбияләргә омтылалар. Бакый ага моннан берничә еллар элек Мәккәгә барып, Хаҗ кылып кайтты.

Мин Бакый ага Мәдинә апа Зыятдиновларның мәктәптәге иҗади эшчәнлегенә, коллектив белән аңлашып, киңәшеп эшләвенә тукталдым. һәркем дөрес аңлый. Гаилә тормышы белән хезмәт эшчәнлеге үзара бик нык бәйләнгән. Гаилә тормышы матур һәм тигез булганда гына җитәкчеләрнең коллектив эшен җитәкләүдәге уңышлары тиешле югарылыкка күтәрелергә мөмкин. Әгәр дә гаиләдә үзара аңлашу, нормаль психологик шартлар булмаса, гаиләле кешегә зур коллектив белән җитәкчелек итүдә озак еллар дәвамында нәтиҗәле эш алып бару мөмкин була микән? Гаилә тормышының тигез ритм белән, башкаларга үрнәк рәвештә мәктәп тормышына үрелеп барылганга күрә Бакый ага шулай дәвамлы еллар буена мәктәп белән җитәкчелектә уңышлар казанды. Хәтта пенсия яшенә җиткәннән соң да аны мәктәп директоры вазыйфасыннан биш ел буена җибәрмәделәр. Мәктәптән китсә дә, Бакый ага тәрбия эшеннән читләшмәде. Музей эшчәнлегенә алынды. Менә ун ел инде ул үзе оештырган һәм күп еллар дәвамында җәмәгать башлангычында эшләгән “Себер тракты тарихы” һәм “Муса Җәлил” музейлары директоры вазыйфаларын башкара. 75 яшен түгәрәкләсә дә, һаман да яшьләрчә хәрәкәттә. һаман да ул Карадуганга күренекле язучыларны, артистларны, дәүләт эшлеклеләрен, татар халкының танылган башка шәхесләрен мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән очрашуларга чакыра. Мәскәүгә, Санк-Петербургка, Киров өлкәсенә, Удмуртиягә командировкаларга чыгып китә. Эзләнә, тикшеренә, нәрсәдер таба, кемнәрнедер куандыра, уйландыра, кемнәрнедер нәрсәләрдер эшләргә мәҗбүр итә.

Бакый ага һәм Мәдинә апа Зыятдиновларның менә шундый сүнмәс-сүрелмәс хезмәт юллары, иҗади һәм җәмәгать эшчәнлекләре ул тату, күркәм, тигез, зыялы, үрнәк гаилә булып яшәү нәтиҗәсе. Бу гаиләнең әнә шундый күркәм һәм затлы булуы мөгаен геннардан, борынгы ата-бабалардан киләдер. Мәктәп директоры вазыйфасын музей директоры вазыйфасына алмаштырганнан соң, соңгы 10 елда (65 яшь белән 75 яшь арасында) Бакый ага журналистика һәм язучылык эшчәнлеге белән үтә мавыгып китте. Шушы чорда ул ике китап язды һәм аларны якты дөньяга алып чыкты. Берсе аның “Себер юлы серләре” дип атала. Балтач районындагы Себер юлы тарихы белән бәйле материалларны, район авылларның язмышын һәм тарихын яктырта. Икенче китабы исә “Мәгърифәтле Таузар иле” дигәне тулысы белән туган авылы Таузар тарихына багышланган.

Бу китап үзебезнең төбәктә, Балтач районында, авыл тарихын яктырткан беренче карлыгач. Чыгышлары белән Таузар авылыннан булучылар өчен бу бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки үзләренең, әти-әниләренең, әби-бабаларының тарихы ташка язылган. Димәк, ул мәңгелек! Авылның дүрт гасырлык язмышы бер бөтен итеп тупланган.

Бүгенге көндә шушы авылдан чыккан ике фән докторы — академиклар бар: шуның берсе Бакый аганың энесе Азат Зыятдинов — “Түбәнкама Нефтехим” җитештерү берләшмәсенең фәнни-технологик үзәге директоры, китапны дөньяга чыгару өчен күпчелек матди чыгымнарны ул үз өстенә алган.

Гүзәл табигатьле авыл күренешен чагылдырган китап тышлыгын ачуга Азат Зыятдиновның тирән мәгънә салынган “Татар мин!” дигән шигъри мизгелләргә орынабыз:

...Шул якларда Әтнә, Арча, Балтач,

Кенәр, Мәңгәр, Дөбъяз, Кушлавыч...

Шул якларда халкым горурлыгы —

Бөек Тукаебыз туган ич!

Нәкъ шул якта, Шушма буйларында

Нәсел башым — авылым Таузар да.

Ун бабам да шунда гомер сөргән,

Мәгърифәтле булган алар да...

Авыл тарихын күпкырлап яктырткан бу китап мәгълүматларга бик бай. Автор Таузар иленең борынгы тарихын яктыртуга зур урын биргән. Мәскәүнең Борынгы Актлар архивы һәм Татарстан Милли архивы материаллары аеруча киң файдаланылган.

Моның кадәр тулы мәгълүмат бик сирәк авыл тарихы китабында булырга мөмкин. Бакый ага Зыятдинов энҗеләрне бөртекләп, озак еллар буе туплаган. Нәселе Таузар иленнән булган һәркем бу исемлекләрдән файдаланып 8-10 бабасын табып, тулы нәсел шәҗәрәсен төзи ала. Монда шәҗәрә үрнәкләре дә, китаптан файдаланып шәҗәрәне ничек төзергә икәнлеге турында тулы мәгълүмат алып була.

Чыгышлары белән Таузар иле кешеләре кайда гына яшәсә дә, бу китап аларның өстәл китабы булыр. Балаларга, оныкларга милли тәрбия, туган туфракка, туган илгә мәхәббәт, әти-әниләргә, әби-бабайларга, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә бу китап бәя биреп бетерә алмаслык олы хәзинә булып тора. Туган авыл тарихын язарга алынган фидакарьләр өчен дә, укытучылар һәм татар тарихын өйрәнүчеләр өчен дә әлеге басма игътибарга лаек.

Бакый ага Зыятдинов үз нәселенең 14 буыннан торган нәсел агачын төзегән. Дәрвиш-Еникәй-Айбулат-Тукай-Мәсәй-Рәхмәтулла-Гобәйдулла-Мөхәммәтҗан-Мөхәммәтшакир-Зыятдин-Шаһимулла-Бакый-Булат һәм нәсел агачының төп кәүсәсен дәвам итүче оныклар: Самат, Вахит һәм Газиз. Шәҗәрәгә тупланган барлык исемнәрне саный башласаң 500 гә якын. Шәҗәрә хәзерге көндә исән булган барлык туганнарга, нәсел-нәсәбәләргә, чыбык очларына өләшенгән. Моннан да зур игелекле эшне ничек күрсәтергә мөмкин.

Әби-бабайлар турында искә алып, Мәдинә апа Зыятдинова менә нәрсәләр сөйләде:

Кулакларны аулау чорында безнең Зыятдин бабайны кулаклар исемлегенә кертеп, Балтачка төшереп ябалар.. Шул вакытта авылда укытучы булып эшләгән Идрис абый бабайның яллы хезмәт кулланмавын, киресенчә улы Шәймулланың Түнтәр баенда һөнәргә өйрәнүче хезмәтче, икенче улы Гомәрнең Балтач баенда һөнәргә өйрәнүче хезмәтче эшендә булуларын күрсәтеп, русча бик төзек итеп белешмә яза, аны авыл советында раслатып, суд тикшерүчесенә тапшыра. Кырык көн төрмәдә ятканнан соң, бабай азат ителә. кайткач куанычыннан төп нигездәге килен Ләмиганы (Бакыйның әнисе) Казанга шәһәр күрсәтергә алып бара”.

Зыятдин бабайның алдынгы карашлы булуы турында да өлкәннәр гел искә алганнар. Ул сугышка кадәр үк “Кызыл Татарстан” гәҗитен алдырып укыган. Бабай турында оныклары Бакый абый, Тәскирә апа да бик яратып искә алалар. Бала вакытта бабалары аларны Казан күрсәтергә алып бара. Таузар-Арча арысындагы 40 км араны җәяү үтәргә кирәк булганда бу сәфәрнең нинди икәнен күзалларга мөмкин.

Мин килен булып төшкәндә мине сабыйларча куанып каршы алган Зыя бабайның улы әткәй (Бакыйның әтисе Шаһимулла була), — дип дәвам итә Мәдинә апа, — барлык уңай сыйфатларны кыска гына итеп санап бетерү мөмкин түгел. Гәүдә һәм йөз матурлыгы, физик һәм рухи яктан көчле булуы, үтә дә туган җанлы һәм дә гармун, музыкага хирыс булганнечкә хисле, заман сулышын аңлап яшәүче булуын уйлап йөрим дә, андый кешеләр күбрәк булсын иде, дип телим”.

Шаһимулла абый 1899 елда гасыр кичкәндә дөньяга килгән һәм илдә булган һәрбер үзгәрештә аның эзе калган. Ул гражданнар сугышында Колчакка каршы, урта Азиядә басмачыларга каршы көрәшә, яралана. Аннары Донбасс шахталарында күмер чаба. Уралда һәм Себердә алтын приискасында, Мәскәүдә метро төзелешендә эшли. Эшләгән һәр җирендә мактала бара. Мәскәүдә калу өчен аңа фатир да вәгъдә итәләр, әмма авылда Зыя бабай аның кайтуын көтә. Аннары бригадир була. 1941 елда — колхоз рәисе. Бөек Ватан сугышына китеп, бер аяк һәм ике таяк белән туган авылына кайта. Ә сугыш еллары авылы кәгазьгә язып бетерә алмаслык хәлдә — ачлык, ялангачлык һәм ятимлек. Алай да сугыш кырында калган сул аягынагачтан үз куллары белән “ясап”, тагын бер таяк ярдәмендә йөрергә өйрәнә. Колхозны җитәкләү эшенә алына. Сугыш беткәч, сул сыңар аяк һәм таяк белән авылдан авылга җәяүләп йөреп, налог агенты булып эшли. Әмма беркайчан, хәтта агач аяк сөякләрен кырып канаткандада, зарланмый, “хәзер аңа — җәрәхәткә кара май сөртәбез, тазара ул”, дип юата ул өйдәгеләрне. Авылның авыр хәлдә калып, тиешле налогын түли алмаучылары аңа: “Рәхмәт инде, Шаһимулла, хәлебезне аңладың, авыр сүз әйтмәдең, район хуҗаларына безне әләкләп, кәнсәләргә чакыртмадың, өйгә тикшерүчеләр китертмәдең”, — дияләр.

Мәрхүм әткәй, Бакый өйләнү ниятен әйткәч, — ди Мәдинә апа, — күп еллар тарткан тәмәкесен (мин килгәндә аңа 56 яшь иде) ялт кына итеп ташлаган. Бик тә кешелекле һәм кечелекле булды ул. Аяз матур көннәрдә агач аягы белән дә йөрергә ярата иде. “Ләмига, мин тәтәгә барып кайтыйм”, — дип Хәсәншәехка җәяүләп китә торган иде. Икенче бервакыт: “Менә бу китапта “кыз туганыңның хәлен бел, вакытың тар булса, морҗасына булса да сәлам биреп кит” дип язган, мин Юдинога барып, Нурлыходаны (сеңлесе) күреп кайтыйм әле”, — дип шәһәргә китәр иде”.

Шаһимулла абый белән Ләмига апа белән бик тигез һәм аңлашып яшиләр. Ләмига апа да бик тә эшчән, ягымлы һәм кешелекле иде. Киленләргә һәрчак мәрхәмәтле һәм шәфкатьле була. Ул Таузар иленең оста куллы кешесе Муса бабай кызы була. Муса бабай (1850-1920 елларда яшәгән) янәшә-тирә авыллардагы су тегермәне өчен кирәкле эчке җиһазны өрәңге агачыннан ясый торган сирәк һөнәр иясе була. Аны “тегермән куласалары ясаучы Муса” дип йөртәләр. Үз заманының чын инженеры була ул. Хәтта үзенә уйнарга скрипка да ясый.

Шаһимулла абый белән Ләмига апа алты бала тәрбияләп үстерәләр. Дүрт егет: Бакый, Азат, Илгиз, Сәйдәш һәм ике кыз: Фәния, Тәэминә. Шуларның бишесе югары белемле. һәрберсе үз белемнәре буенча һөнәр ияләре, хезмәтне, дөньяны, тормышны яратып яшиләр. Азатның академик икәнен язган идек. Азат улы Нариман, Илгиз кызы Нәфисә фән кандидатлары. Азат кызы Гөлнара инглиз теле буенча белгеч. Унбер оныкның унбере дә югары белемле.

Унбер оныкның өчесе Бакый һәм Мәдинә Зыятдиновларныкы. Олы кызлары Нурия Казан медицина институтын тәмамлап, бүгенге көндә югары категорияле табиб булып Казанда эшли, балалары Наҗия һәм Фирүзә — уку алдынгылары. Әтиләре Наил хәрби хезмәттә — подполковник. Икенче кызлары Чулпан Казан Дәүләт университетының математика факультетын тәмамлап, Казан шәһәренең бер мәктәбендә математика укыта. Татарстан таможнясында эшләүче ире Марсель белән ике ул — Мансур һәм Надирны үстерәләр.

Төп нигездә әти-әнисе белән яшәүче Булат Казан авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультетын тәмамлады, “Игенче” күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшли. Хатыны Фирая югары белемле укытучы, Карадуган мәктәбендә тарих, татар теле укыта. Әби-бабай, әти-әни тәрбиясендә өч ул: Самат, Вахит һәм Газиз үсәләр. Хуҗалыкта сыер, үгез, кош-кортлар һәм умарталар асырыйлар. Яшелчә һәм җиләк-җимешүстерәләр. Тулы канлы тормыш белән яшиләр.

Әнә шулай төп нигез элеккеге тазалыгын һәм ныклыгын дәвам итә. Алай гына да түгел, төп нигез һәрвакыт вокзал вазыйфасын да үти. Туган-тумачалар, якыннар, нәсел-нәсәбәләр төп нигезгә һәрвакытта да кайтып, аралашып, ипи-тоз, якты чырай кабул итеп, туганлашып, чын мәгънәсендә киң рәвештә, үзара аңлашып, аралашып яшиләр.

2001 һәм 2003 елларда республика ЗАГС идарәсе Татарстандагы 100 үрнәк гаилә дигән китап бастырып чыгарган. Аның беренчесенә Түбән Камада яшәүче Азат Зыятдиновлар гаиләсе кертелгән. 2005 елда чыгарылырга хәзерләнә торган китапта Бакый һәм Мәдинә Зыятдиновлар гаиләсе турында мәгълүматлар тупланган.

Әби-бабайларның матур гаилә алып бару үрнәген дәвам итеп, әнә шулай Бакый һәм Мәдинә Зыятдиновларның күркәм гаиләсе алтын туйга — бергә “тормыш учагы кабызулары”ның алтын туйларына якынлашалар. Бу көннәрдә Бакый аганың 75 яшьлек юбилее. Бәйрәмнәр түгәрәк булсын!

  1. Татар телен дәҮЛӘти дәРӘҖӘГӘ КҮТӘРҮ хакында фикерләрем бар

    Документ
    Без бүген татар телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген яхшы беләбез. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли.

Другие похожие документы..